Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында катнашты

26.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында катнашты. Дәүләт Советы эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе - 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты булды. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча - 274,6 млрд. сум, чыгымнар буенча - 281,6 млрд. сум, дефицит белән 7 млрд. 31 млн. сум күләмендә билгеләнә. 2022 елга Татарстан бюджетында керемнәр 279,7 млрд. сум, чыгымнар - 285,8 млрд. сум, дефицит - 6 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2023 елга ТР бюджетында керемнәр 282,8 млрд. сум, чыгымнар - 288,9 млрд. сум, дефицит - 6,1 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, закон проектына ТР Министрлар Кабинетыннан, парламент комитетыннан һәм депутатлардан 357 төзәтмә кергән. "Өлешчә яки тулы карар белән бәйле рәвештә 20 төзәтмә бетерелгән. 337 төзәтмә калды, шуларның 332се - Министрлар Кабинетыннан, 5се - Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан. Барлык төзәтмәләр дә объектив характерда", - дип билгеләп үтте ул.

Күпчелек тавыш белән депутатлар «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар. Документ беренче укылышта 29 октябрьдә кабул ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды