Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов инженерлык системаларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанда инженерлык системаларын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча 31 программа гамәлгә ашырыла, шул исәптән социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программалары да.
Социаль-мәдәни өлкәдә 2020 елда 25 капиталь ремонт программасы эшли. Дүрт программа "Мәгариф" тармагында тормышка ашырыла. Бу тармакта программаларның суммар күләме 4 млрд. сумнан артык. Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасына 87 объект кертелгән. Хәзерге вакытта эшләрне бары тик берсендә генә тәмамларга калган.
Ике объект ресурс үзәкләренә капремонт программасы буенча ремонтлана. 15 бина ремонтланган.
15 декабрьгә уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасын тәмамлау планлаштырыла. Программага кертелгән өч объектның берсендә эшләр дәвам итә.
Җылы бәдрәфләрне ремонтлау программасы 25 декабрьдә тәмамланачак. Физик эшләр 95% ка башкарылган. 41 объект эштә кала. 245 объект файдалануга тапшырылган.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 2020 елда финанслауның гомуми күләме 1 млрд. 800 млн. сум булган 2 программа гамәлгә ашырыла. Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасына 15 объект кертелгән. Шуларның тугызы төгәлләнгән. Декабрь ахырына калган 6 объектта эшләрне тәмамлау планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 7 объект ремонтланган. Берсе әлегә эштә кала.
«Авыл хуҗалыгында» 7 программа гамәлгә ашырыла. Аларны тормышка ашыру өчен бюджеттан 1 млрд. 400 млн. сум бүлеп бирелгән. Әлегә шуларның икесе генә төгәлләнгән, бу – ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарына, шулай ук ат фермаларына капиталь ремонт программалары. Сыер абзарларын, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын, яшелчә саклагычларын, кошчылык фермаларын ремонтлау программасы ахырына якынлаша.
«Яшьләр сәясәте» тармагында яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы гына эштә кала. 20 декабрьгә кадәр паспортта каралган 16 объектның калган икесе төгәлләнергә тиеш. Тармакта ике программа тәмамланган.
Агымдагы елда «Башка социаль программалар» блогында алты программа гамәлгә ашырыла. Шуларның өчесе төгәлләнгән. Тагын өчесен тормышка ашыру дәвам итә. Шулай итеп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасында өч объект билгеләнгән, эшләр бер объектта алып барыла. Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау 14 объектның 6сында дәвам итә. Социаль хезмәт күрсәтү биналарына капиталь ремонт ясау программасына 37 объект кертелгән, шуларның 34е файдалануга тапшырылган, калган 3сендә эшләр дәвам итә.
Инженерлык системаларын модернизацияләү буенча 2020 елга планлаштырылган 5 программаның берсе генә калган, бу – су бүлү системаларын модернизацияләү программасы. Программа паспортында 27 объектны ремонтлау каралган. Шуларның 21е төгәлләнгән. Алты объект эштә, шуларның 2се буенча капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә, 4се буенча проект эшләре бара.
Шулай ук Алексей Фролов күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Агымдагы елда программага төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, 1 мең 63 торак йорт кертелгән. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 1007 йортта эшләр тәмамланган, ведомство тарафыннан 979 объект кабул ителгән.