Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу кысаларында Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә Сберның цифрлы продуктларын гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Сберның пандемия чорында авырулар һәм медицина оешмаларына эшне җиңеләйтергә ярдәм итүче иң кирәкле сервислары һәм продуктлары комплексы тәкъдим ителде.
Шулай ук очрашуда катнашучылар сәламәтлек саклауны цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыру адымнары турында фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ольга Голодецка Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен "ТАССР төзелүгә 100 ел" медален тапшырды.