Рөстәм Миңнеханов: Татарстан цифрлы медицина технологияләрен актив рәвештә гамәлгә кертергә омтыла

27.11.2020

Бүген Казанда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре өчен Сбер оештырган «Медицинада цифрлы тенденцияләр» онлайн-конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшәү урынына карамастан, барлык татарстанлыларга сыйфатлы хезмәт һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген бирү өчен республика цифрлы медицина технологияләрен гамәлгә кертү эшен актив алып барырга омтыла.

«Бүгенге технологияләр системаны тамырдан үзгәртә, периферияләрдә булган учреждениеләргә йөрергә, безнең пациентка үзәк дәвалау учреждениеләрендәге кебек сыйфатлы консультация бирергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ТР Президенты.

Казанда узган конференциянең темасы - цифрлы медицинаның киләчәге: ничек ясалма интеллект табибларга ярдәм итә ала, телемедицина нәтиҗәлерәк булсын өчен нинди законнар кирәк.

«Барлык илләр дә онлайн-хезмәтләргә килә. Кайда онлайн тәмамлана, ә кайда табиб урыны? Нинди көндәлек операцияләрдән сәламәтлек саклау өлкәсен без азат итәргә тиеш? Без сезнең белән бергә хәл итәргә һәм җитди алга китеш ясарга тиеш. Шулай гына без халыкка шундый катлаулы чорда ярдәм итә алабыз", - дип билгеләп үтте Ольга Голодец.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец Татарстанның иң яхшы табибларын медицина хезмәтләрен цифрлаштыру өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен бүләкләделәр.

Шулай ук конференция кысаларында Сбербанкның Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә стратегик партнерлык турында килешүгә кул куйдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды