Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты

27.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.

Очрашу кысаларында яклар республикада ведомство идарәсенең эше, коронавируслы пандемия шартларында финанс дисциплина һәм региональ бюджет үтәлеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Эли Исаевка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.