Бүген Казанда республикада беренче СБЕР ЕАПТЕКА даруханә хабын ачу тантанасы узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашты.
СБЕР ЕАПТЕКА Сәет Галиев ур., 6 адресы буенча ачылды. Даруханәнең склады, сәүдә залы, курьер зонасы бар һәм алар заманча фармацевтика стандартлары буенча җиһазландырылган. Биредә профилактика кагыйдәләре катгый үтәлә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец өчен хабта экскурсия уздырдылар һәм СБЕР ЕАПТЕКА эшчәнлеге белән таныштырдылар: заказларны җыю, формалаштыру һәм рәсмиләштерү процессы белән таныштырдылар. Казанда даруханә ассортиментында 18 мең дару һәм сәламәтлек өчен товарлар бар. Даруханә көнгә 1000нән артык заказны формалаштыра һәм үти.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СБЕР ЕАПТЕКА проектын гамәлгә ашыру татарстанлылар өчен даруларның үтемлелеген сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. "Монда барлык моментлар да каралган: китерелә торган дару препаратларының сыйфаты, киң ассортимент һәм илтеп җиткерү тизлеге. Мондый зур программа безнең республикада гамәлгә ашырылачагына без чын күңелдән рәхмәтлебез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, даруханә хаблары саны арта гына барачак. Бу бик мөһим. Төбәкләрдә дарулар белән кайбер өзеклекләр булуы сер түгел. Әмма СБЕР ЕАПТЕКА кебек җитди проект булуы безнең халык өчен медикаментларның үтемлелегендә уңай чагылыш табачак", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Сбербанк белән берничә юнәлештә, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.
Ольга Голодец билгеләп үткәнчә, Татарстанда халык сәламәтлегенә зур игътибар бирелә.
Якындагы ике ел дәвамында республикада СБЕР ЕАПТЕКА 10 даруханә ачарга планлаштыра: Казанда - 5, калганнары - Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада.