Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучыларга берничә инновацион проект тәкъдим ителде.
JFR Co Япония компаниясе Татарстанда кешеләр һәм хайваннар өчен пробиотиклар җитештерүне оештырырга планлаштыра. Өч ел эчендә JFR Co һәм «ЦТТ» ҖЧҖ проектка 20 млн доллар акча кертергә җыена, дип хәбәр итте компаниянең генераль директоры Хироши Миязаки. Республика яңа технологияләр алачак, ә югары квалификацияле белгечләрне Япониядә укытырга мөмкин булачак. Узган ел «Алабуга» МИЗда яңа предприятие өчен мәйданчык сайланган. Күптән түгел Татарстанда офисы да ачылган.
Рөстәм Миңнеханов проектны перспективалы һәм кызыклы дип бәяләде, ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллинага проектны хупларга кушты.
Цифрлы технологияләр Түбән Камада рекордлы өч ел эчендә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводының («Татнефть» төркеме) урта дистиллятларын гидроочистарту җайланмасын төзергә мөмкинлек биргән. Бу хакта «Оргнефтехим-Холдинг» («Иннополис») ҖЧҖ генераль директоры Александр Бабынин сөйләде. Уникаль җайланманың куәте – елына 3,7 млн тонна. Ул авыр нефть калдыкларын гидролаштыру һәм гидрочистарту процессларын хуплый. Аны проектлаганда һәм төзегәндә төрле карарлар кулланылган –– 3D-Генплан төзүдән алып «виртуаль командировкалар» үткәрүгә кадәр. Шуның аркасында «Оргнефтехим-Про» инжиниринг ИТ-экосистемасы булдырылган. Ул Татарстан һәм башка төбәкләрдәге нефть, газ, химия предприятиеләре өчен ярдәмче цифрлы платформа булып хезмәт итә ала.
ТР Президенты компанияне, кече һәм урта тоннажлы химия өлкәсен дә кертеп, РФ базарларында алга этәрергә тәкъдим итте. «Шул исәптән Татарстанда да күп проектлар бар, - дип өстәде ул. - Бәлки, импортка бәйлелекне киметү өчен, Россия экспорт үзәгенә ярдәм алырга кирәктер».
Татарстанның нефть-газ объектларында сәнәгатьне автоматлаштыру һәм автономия технологияләре кертелә (IA2IA). Бу хакта «Йокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Александр Резанов хәбәр итте. Сәнәгать автономиясе – компания активлары базарның үзгәрүчән шартларына һәм җиһазларның торышына җайлашып, карарлар кабул итә һәм укый алу сәләте. Бу кешене ялыктыргыч операцияләрдән азат итә һәм аңа югары дәрәҗәдәге идарә бурычларын хәл итү мөмкинлеге бирә, дип аңлатты нотыкчы. "Бу технологияләр бигрәк тә пандемия чорында актуаль, - дип билгеләп үтте А.Резанов. – Алар, кешеләр белән элемтәгә кермичә, өйдән яки офистан торып эшләргә мөмкинлек бирә".
APC технологияләрен гамәлгә кертү буенча сынау проектлары «Казаноргсинтез»да һәм «Түбән Кама нефтехим»да эшләтеп җибәрелгән инде. ТАНЕКОда каталитик крекинг җайланмасында якын арада җитештерү белән идарә итүнең ябык контуры эшләтеп җибәреләчәк.
«Безнең предприятиеләр "Йокогава" компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итәләр, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Автономлык һәм җитештерүнең ышанычлылыгы мәсьәләсе беренче планга чыга. Безгә автоматлаштыру өлкәсендә заманча эшләнмәләр кирәк, без аларны тормышка ашырырга әзер».
КНИТУ-КХТИ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков Татарстанда сәнәгать, экология куркынычсызлыгы, энергетика һәм төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә фәнни-белем бирү консорциумы оештырырга тәкъдим итте. Консорциумга Казан милли тикшеренү технология университетын (КНИТУ), Казан архитектура-төзелеш университетын (КДАТУ) һәм Казан энергетика университетын (КДЭУ) кертү планлаштырыла. Шул ук вакытта ул башкалар өчен дә ачык.
Юрий Казаков сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге төп проблемаларны билгеләп үтте. Профильле белгечләр әзерләгәндә дә җитешсезлекләр бар. Ул булачак үзәк базада аларның белем сыйфатын күтәрергә тәкъдим итте. Нефть-газ химиясенә басым ясау планлаштырыла, әмма бердәм мәгариф платформасы кысаларында хщл ителешләрне башка тармакларга да таратырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – техноген республика, чөнки регионга Энергонадзор, Төзелеш күзәтчелеге, Табигать күзәтчелеге белгечләре һәм тармак компанияләре өчен белгечләр кирәк. «Нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика - җитәкчеләр барысы өчен дә җавап бирә торган куркыныч производстволар гына. Шикле конторалар белән хезмәттәшлек итү дөрес түгел. Бакалаврлар әзерләүнедә, өстәмә әзерләүне дә, шул исәптән топ-менеджерлар әзерләүне дә тулысынча хуплыйм», - диде ТР Президенты һәм ТР Экология министрлыгына һәм ТР Төзелеш министрлыгына әлеге мәсьәләләрне эшләргә кушты.