Татарстан Президенты: Бөек Ватан сугышы ветераннары турында кайгырту - безнең төп бурычларыбызның берсе

07.05.2021

Бөек Ватан сугышы ветераннары турында кайгырту - дәүләтнең һәрвакыттагы төп бурычларынның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Утырыш башланганчы Татарстан Президенты «Кызыл кәнәфер» бөтенроссия акциясендә катнашты һәм кызыл төс рәвешендәге значок алды. Исегезгә төшерәбез, барлык җыелган акчалар ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар белән адреслы эшләүгә аерым игътибар бирелә. "Пандемия шартларында бу эш аерым әһәмияткә ия булды. Май башына Татарстанда 24 мең 313 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның тол хатыннары яши, шуларның 601е - турыдан-туры сугышта катнашучылар. Кызганыч, вакыт тынгысыз. Безнең янәшәбездә елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучылар - чын геройлар саны кими бара. Узган ел без Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовны соңгы юлга озаттык", - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү темасы һәм тарихи вакыйгаларны фальсификацияләүгә юл куймау РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Собраниегә Юлламасында билгеләнде. «Бу мәсьәлә безнең утырышта да төп мәсьәлә булып тора. Узган ел чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, күп кенә проектлар башка форматта узды, әмма моннан начаррак булмады, үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм ветераннар белән дә, халык тарафыннан да югары бәяләнде. "Ветеран йорты янында Парад", "Полкташлар", "Җиңү тәрәзәләре" акцияләре бик дулкынландыргыч һәм күңелле үтте", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген барлык теләүчеләр «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте белән берлектә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Кызыл кәнәфер» акциясендә катнаша алдылар. Шулай ук «Үлемсез полк» онлайн-йөрешендә катнашу өчен гариза бирү өчен дә аз вакыт калды. Быел планлаштырылган барлык чаралар да Роспотребнадзорның онлайн һәм офлайн режимдагы таләпләрен исәпкә алып тормышка ашырыла.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүне Татарстан Президенты эшнең мөһим юнәлеше дип атады. «Бу даими һәм системалы эш. Без Зәйдә булган очрак кабатлануга юл куймаска тиеш. Тугызынчы майда янган һәйкәл урынында яңа монумент урнаштыру планлаштырылган. Һәйкәл ачылышына ветераннарны да, яшь буынны да, шул исәптән балаларны да чакырырга кирәк дип саныйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, Җиңүнең 75 еллыгы елында Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. "Җиңүгә предприятиеләр, белгечләр, галимнәр бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Россия Федерациясендә игълан ителгән фән һәм технологияләр елы кысаларында күренекле эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия тарафыннан үз хезмәтләре белән фронтка һәм илнең халык хуҗалыгына ярдәм иткән галимнәр һәм күренекле фән эшлеклеләренең каберлекләрен инвентаризацияләү башланды. Бу эшне системалы һәм планлы рәвештә дәвам итү мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бөек галимнәр һәм Җиңү өчен көрәшкән танылган эшлеклеләр күмелгән урыннар буенча экскурсия маршрутларын уйларга тәкъдим итте.

Президент шулай ук бүгенге көндә илдә иң актив һәм иң көчлеләрдән саналган республика эзләнү отрядларының казанышларын да билгеләп үтте. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча «Отечество» берләшмәсе «Иң яхшы эзтабарлар отряды» категориясендә «Җиңү» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Экспедицияләр барышында 121 Кызыл Армия сугышчысының җәсәдләре күтәрелде. Аларда 11 медаль һәм исемле әйберләр табылган, алты сугышчының исемнәре куелган. Моннан тыш, Җиңү юбилее елында эзләнү үзәге белгечләре тарафыннан «Солдат медальоннарының исемнәре» китабының 10 томын эшләү төгәлләнде. "Бу игелекле эшне безнең яшьләр, студентлар башкаруы куандыра", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика районнарында һәм шәһәрләрендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү буенча тантаналы чаралар уза. «Һәр ветеран конкрет кайгыртучанлык тоярга тиеш. Безнең алда сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, вакытында дару белән тәэмин итү, мәдәни һәм истәлекле чаралар оештыру бурычы тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.