Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче берничә объектны карады

08.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелеп килүче берничә объектны карады. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Эшлекле сәфәрнең беренче объекты «Урам» экстрим-паркының ябык өлеше булды. Комплекс елның теләсә кайсы вакытында эшләячәк. Бүгенге көндә бина төзелеше 80%ка төгәлләнгән. Эчке эшләре 60%ка башкарылган, якын-тирә территорияне төзекләндерү 70%ка үтәлгән. Экстрим-үзәк биналарын карау барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген спорт залларын төзекләндерү һәм спорт җиһазларын монтажлау дәвам итә. Моннан тыш, экстрим-паркның бөтен киңлеген мәдәни программалаштыру буенча эш алып барыла. Үзәк төзелешен июнь аенда яшьләр көненә тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук Президент «Урам» паркының ачык өлешен карады һәм яшь экстремаллар белән аралашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә юнәлде, анда ул дәүләт учреждениеләре биналары эчендә ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты. Президентка эчке киңлекнең функциональ билгеләнеше вариантларын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, биредә музей экспозицияләре, җәмәгать туклануы пунктлары, шул исәптән татар милли ашлары, лекторий, балалар өчен уен зоналары һәм туристларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән башка актив урыннар урнаштыру планлаштырыла.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Идел дәүләт су транспорты университеты» Казан филиалының студентлар тулай торагы төзелеше мәйданчыгында булды. Проект 250 кешегә исәпләнгән алты катлы бина төзүне күздә тота. Торак блоктан тыш, биредә ашханә, медицина кабинеты һәм уку залы да төзекләндереләчәк. Төзелеш эшләре узган елның июнендә башланган, 2021 елда тәмамлау планлаштырыла. Объектта 80нән артык эшче эшли. Бүгенге көндә монолит эшләре, диварларны һәм бүлемнәрне салу, түбә ябу, вентиляция челтәрләрен монтажлау, тәрәзәләрне урнаштыру төгәлләнеп килә. Шулай ук электр челтәрләре һәм инженерлык коммуникацияләре буенча эшләр дәвам итә.

Программаның чираттагы пункты булып БРКХ каршындагы 100 ятакка исәпләнгән балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә бару булды. Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны карап чыкты, онкогематология, хирургия, реанимация, кан җибәрү бүлекләрендә, компьютер томографиясе кабинетында булды. Президентка медицина комплексы иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак, дип хәбәр иттеләр. Төзелешне бу елның июнендә тәмамлау планлаштырыла.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 60 ятак-урынга исәпләнгән икенче хоспис төзелеше барышын карады. Яңа бинада өлкәннәр бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Стационарны ачу паллиатив авырулар өчен урыннар җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә тимер-бетон монолит каркас җайланмасы эшләнгән, кирпеч салу (монолит каркасны тутыру һәм бүлемнәрәр урнаштыру) һәм йомшак түбә буенча эшләр алып барыла. Эшләр А. Вавилова фондының акчалары хисабына башкарылган..

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кайбер юл проектларын гамәлгә ашыру белән танышты. Аерым алганда, Президент Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр (Горький шоссесы дублеры) һәм Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында Техниклар урамыннан алып Киров дамбасына кадәр юл участогын төзү барышын тикшерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Оренбург трактында яңа борылыш төенен төзү темпларын бәяләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.