Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана М. Җәлил исемпендәге опера һәм балет театрында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. «Һәр гаиләдә үз геройларын искә алалар һәм хөрмәтлиләр. Аларның исемнәре мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аларның батырлыгы турында без балаларга, оныкларга сөйләрбез», - диде Президент.
Ул билгеләп үткәнчә, Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Йөзләгән мең татарстанлы тыныч киләчәк хакына үз гомерләрен биргән һәм яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
"Үз-үзләрен аямыйча, завод һәм фабрикалар хезмәткәрләре тәүлек буе станок янында тордылар, авыл хезмәтчәннәре миллионлаган тонна азык-төлек озаттылар, табиблар һәм шәфкать туташлары йөзләгән мең сугышчының гомерен саклап калдылар. Җиңүгә фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре дә зур өлеш кертте".
Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Ватан һәм киләчәк буыннар хакына Бөек Җиңү, хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. «Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!» - дип өстәде Президент.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнарына бүләкләр тапшырды.