ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы күчемсез мөлкәт объектларын барлауның барышы турында хәбәр итте

08.05.2021

Теркәлү хокуклары булмаган күчемсез мөлкәт объектларын барлауның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Барлыгы 850 мең "проблемалы" күчемсез мөлкәт объекты ачыкланган. Бүгенге көндә 800 мең объект тикшерелгән, бу гомуми санның 94%ын тәшкил итә.

Фәнил Әһлиуллин 39 муниципаль берәмлектә өстәмә мәгълүматны тикшерү һәм җыю тулысынча тәмамланган, дип билгеләп үтте. Барлау кысаларында элек барлыкка килгән, аерым алганда, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәве турында Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр булган 70 меңгә якын объект ачыкланган (21.07.1997 ел, № 122-ФЗ).

Министр законнардагы соңгы берничә үзгәрешне билгеләде. Татарстан Республикасы инициативасы буенча элек барлыкка килгән хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасы (физик затлара җир кишәрлеге өчен 350 сум һәм капиталь төзелеш объекты өчен 2000 сум) түләү гамәлдән чыгарылган.

2020 елның декабрендә күчемсез мөлкәтне дәүләт теркәвенә алу турында 218-ФЗ номерлы Федераль Закон 69.1 статья белән тулыландырылган, аның нигезендә башкарма хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларына хокук ияләрен ачыклау буенча чаралар үткәрү; КТБРга элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокуклары ияләре турында белешмәләрне кертүне тәэмин итү буенча чаралар үткәрү; элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектының хокукын ачыклау турында карар кабул итү; бердәм дәүләт реестрына элегрәк исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объекты хокукына ия булу турында белешмәләр кертү турында гариза хокукын теркәү органына җибәрү.

Вәкаләтле органнарга элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының хокуклары турында, Эчке эшләр министрлыгы, Салым хезмәте, ЗАГС идарәсе, нотариус кебек органнар архивларындагы документларда булган мәгълүматларны соратып алу һәм гарызнамәләр җибәрү вәкаләтләре бирелә. Моңа бәйле рәвештә нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә (11.02.1993 ел, № 4462-1), «Гражданлык хәле актлары турында» (15.11.1997 ел, № 143-ФЗ) һәм «Полиция турында» (07.02.2011 ел, № 3-ФЗ) тиешле үзгәрешләр кертелде. Әлеге норма агымдагы елның 29 июнендә үз көченә керә (рәсми басылып чыккан көннән соң 180 көн узгач).

Министр билгеләп үткәнчә, әлеге Закон бердәм дәүләт реестрында исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларына гына кагыла һәм коллегаларын законнардагы яңалыклар белән игътибар белән танышырга һәм әлеге мөмкинлектән тулысынча файдаланырга чакырды.

Фәнил Әһлиуллин шулай ук Җир һәм күчемсез мөлкәт турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде, анда Татарстан Республикасы дүрт төбәк белән бергәләп катнаша (Иркутск өлкәсе, Краснодар һәм Пермь крайлары). Экспериментның уңышы күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларның тулылыгына һәм сыйфатына турыдан-туры бәйле, дип ассызыклады ул.

Моның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Росреестр Идарәсе тарафыннан Росреестрның «Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру» проектын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының юл картасы расланды. Хәзерге вакытта юл картасы аны экспериментта катнашучы өч сынау муниципаль район (Әтнә, Зеленодольск, Питрәч районнары) буенча чараларга өстәү өлешендә актуальләштерелә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге проект Татарстанның федераль башкарма хакимият органнары белән турыдан-туры сөйләшүләрдә килеп туган проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче федераль мәйданчыкларга керү мөмкинлеген киңәйтү ихтималын бирә. Һәм Росреестр адресына (Мәскәү шәһәре) федераль закон кысаларында гына хәл ителергә мөмкин булган кызыксындырган сораулар җибәрелгән инде.

Чыгышының ахырында Фәнил Әһлиуллин барысын да якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.