Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган чарада: Татарстанда Президент постын гамәлгә кую турындагы карар аерым роль уйнады

12.07.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 30 еллыгына багышланган тантана узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре катнашты.

1991 елның 12 июнендә чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды – утыз ел элек Татарстан Республикасы Президентын бөтенхалык сайлаулары узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, быел Татарстанда югары дәүләт вазыйфасы – Президент посты оештырылуга 30 ел тулуын билгеләп үтте. Бу карар республика тарихында аерым роль уйнады, диде ул.

«Республика башлыгы эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән ТР Президенты Аппараты формалаштырылды. Бу Президент хакимияте институтының торгызылуы катлаулы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси шартларда узды. Татарстан үз Конституциясен булдыруга кереште, анда республиканың милли мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк иде», - дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан өч дистә ел эчендә күп нәрсәгә ирешә алды. Тиңдәше булмаган газлаштыру, тузган торакны бетерү программалары, 1996-2000 еллар чорына социаль-икътисадый үсеш программасы гамәлгә ашырылды.

Республиканың перспективалы үсеше өстенлекләре ТР үсеше стратегиясендә -2030да чагылыш тапкан.

"Башкарылган зур эшләр нәтиҗәсендә Татарстан бүген илнең динамик үсештәге таяну төбәкләренең берсе булып тора. Без чит ил партнерлары белән мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерәбез, көчле икътисадый һәм инновацион база формалаштырылган, республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге артты», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең горурлыгыбыз – тарихи-мәдәни мирасны үстерү, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклап калу, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искә төшергәнчә, Россия Федерациясеннән соң Дәүләт суверенитеты турындагы законны кабул иткән төбәк буларак, Татарстан үз Президенты постын гамәлгә кую турында карар кабул итте, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Россия Президентын сайлаулары белән бер үк көнгә билгеләнде.

Чара кысаларында алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. Дәүләт бүләкләрен һәм аерымлык тамгаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырдылар. Барлыгы 22 кеше бүләкләнде, алар арасында ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары да бар иде. Соңыннан бергәләшеп фотога төштеләр.