Татарстан Президенты республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте

17.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Covid-19 таралуын профилактикалау буенча республика штабы җитәкчелегенә тиешле йөкләмә бирде.

ТР Президенты традицион шимбә киңәшмәсе кысаларында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 722 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Массакүләм вакцинация һәм чикләү чараларын үтәү бу вәзгыятьне тотрыкландырырга мөмкинлек бирә. «Соңгы тәүлектә 13,4 мең татарстанлы вакциналаштырылган. Аерым көннәрдә 18 меңгә кадәр җитте, вакциналарның күләмен күзәтергә кирәк. Бер атналык запасыбыз бар. Әмма теләсә кайсы очракта да тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыгарга тиеш түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска бәйле санитар таләпләрне үтәү буенча тикшерүләрне дәвам итә. Бер атна эчендә ведомство хезмәткәрләре 262 объектны тикшергән, шуларның 44ендә хокук бозу очраклары ачыкланган. «Иң күп хокук бозулар сәүдә, мәгариф, җәмәгать туклануы, сәнәгать өлкәләрендә теркәлгән. 55 беркетмә төзелгән, 1 объектның эшчәнлеге туктатылган. Бу эшне алга таба да башкарачакбыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, барлык массакүләм чаралар республикада Covid-19 таратуны профилактикалау буенча оператив штаб белән килешкәннән соң гына, шулай ук Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәгәннән соң гына үткәрелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев