Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Очрашу Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин төзелеш базарындагы агымдагы вәзгыять, шул исәптән торак төзелеше өлкәсендәге хәлләр турында фикер алыштылар, республикада профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылдылар. Әңгәмәнең аерым темасы М-12 трассасын төзү булды.
Шулай ук очрашу барышында сүз Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү турында да барды. Исегезгә төшерәбез, Марат Хөснуллин мөселманнар өчен әһәмиятле вакыйганы әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын җитәкли.