Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзәк район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Президент сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә Covid-19 таралышына каршы торулары өчен рәхмәт белдерде. "Хәл бик киеренке булды һәм шулай да безнең медицина хезмәтләренең җайга салынган эше әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Шуның аркасында безнең социаль өлкә һәм икътисад тотрыклы эшли", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа автомобильләр муниципалитетларда медицина ярдәме күрсәтүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. "Матди-техник база, тиз арада эшкә керешү, дарулар булу – сезнең эшегезнең мөһим өлеше. Пациентны бик тиз китереп җиткерү һәм аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтү бик мөһим. Яңа автомобильләр мобильлекне сизелерлек яхшыртырга һәм медицина хезмәткәрләренең эшен уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде ТР Президенты.
Республика хастаханәләренә барлыгы 90 берәмлек «Лада Ларгус» автомобиле тапшырылды.