Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Визитның төп максаты - Дубайда ел саен уздырыла торган инвестицион форумда (Annual Investment Meeting (AIM) катнашу.
Татарстан Республикасы гадәттәгечә форум эшендә актив катнаша. Быел махсус күргәзмә кысаларында Dubai Exhibition Center күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы стенды эшли.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан стендын карады. Экспозициянең төп темалары - Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм цифрлаштыру. Стендта түбәндәге экспонентлар бар: «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» халыкара икътисади саммиты; Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел; IT-парк; Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе; Халәлнең цифрлы экосистемасы; Visit Tatarstan; Made in Tatarstan; Invest in Tatarstan.
Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясе берничә зонадан тора. Үзәк презентация зонасы кунакларны сәламләүгә багышланган. Моннан тыш, тач-экранлы экспонентлар зоналары, сөйләшү бүлмәләре һәм милли татар кухнясы белән лаунж-зона бар.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, Дубайдагы Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, республика эре предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.