Бүген «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гамбия делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Гамбия Үзәк банкы башлыгы Гамбия Президенты Адам Бэрроуга исеменнән тирән хөрмәт һәм сәламләү сүзләрен җиткерде. "Безнең Президент Россиянең сәнәгать үзәкләренең берсе буларак Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын һәм кызыксынуын белдерде", - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнехановның Гамбия делегациясе вәкилләре белән очрашуында сүз нефть химиясе тармагы турында барды. Гамбия вәкилләре нефть, нефть эшкәртү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итәргә тели.
Очрашуда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышырга әзер.
Моннан тыш, Татарстанда җитештерелә торган товарлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. "Гамбиянең территориаль урнашуы стратегик яктан уңайлы һәм сезнең продукциягезне Көнбатыш Африкага тарату ноктасы була ала", - дип билгеләп үтте Гамбия Үзәк банкы башлыгы.
Шулай ук Гамбия вәкилләре ашламалар белән тәэмин итү белән кызыксынуларын белдерделәр: "Без авыл хуҗалыгына нык бәйле һәм ашламалар җитештерүгә мохтаҗбыз, уртак хезмәттәшлек безгә бик ярдәм итәр иде".
Үз чиратында Татарстан Президенты республиканың сәнәгать-икътисади потенциалы турында сөйләде һәм билгеләнгән юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. "Без зур делегация белән килдек, аның составында сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, һичшиксез, хезмәттәшлекне җайга салу өчен элемтәгә керербез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
"Без Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән актив эшлибез. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин бу мәсьәләгә бик җитди игътибар бирә. Аның йөкләмәсе буенча мин «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим, сезнең вәкилне кертү мәсьәләсен карарга әзербез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Гамбиянең бизнес-миссиясен хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре белән шәхсән танышу өчен Татарстанга чакырды.
"Май аенда бездә Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак, әлеге истәлекле дата кысаларында Без «KazanSammit» икътисади саммитын уздырачакбыз, анда ИХО илләренең бизнес даирәләре тәкъдим ителәчәк, делегациягезне катнашу өчен чакырабыз", - дип йомгаклады Татарстан Президенты.