Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалга эш сәфәре кысаларында Туба шәһәре җитәкчелеген сәламләде, ул Сенегалның мөселман дини үзәге булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Туба шәһәре вәкилләрен Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды.
"Бу безнең өчен зур дәрәҗә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Сенегалга кичә килде. Эшлекле сәфәр программасында - эшлекле очрашулар, шул исәптән Сенегал җитәкчелеге вәкилләре белән һәм «Татарстан-Сенегал» эшлекле форумында катнашу.