Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестицион форум кырларында «Al Rais» туристик компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
«Al Rais» компаниясенә 1977 елда нигез салынган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә иң абруйлы һәм ышанычлы туристик брендларның берсе булып тора. Компаниянең 32 филиалы бар. «Al Rais» дөньяның барлык өлешләрендә дә сәяхәтләр өчен инновацион һәм икътисади нәтиҗәле мөмкинлеләр бирә. Моннан тыш, «Al Rais» авиакомпанияләрне тәкъдим итә, визаларны броньлау, рәсмиләштерү һәм йөк ташу буенча хезмәт күрсәтә.
Очрашу барышында яклар Татарстан белән «Al Rais» компаниясе арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика югары туристик-рекреацион потенциалга ия. Татарстан территориясендә уникаль милли, мәдәни һәм тарихи мирас объектлары, шул исәптән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының өч объекты тупланган. Төбәктә зур икътисади, спорт һәм мәдәни вакыйгалар уза. "Без туризм индустриясен, безнең республика икътисадының мөһим тармакларының берсе буларак карыйбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан - мөселман дөньясының иң төньяк өлеше. Быел май аенда республикада Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары оештырылачак.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстанда 3,3 млн турист булган, бу пандемиягә кадәрге күрсәткечләргә тиң. Туристик инфраструктураны үстерү, турыдан-туры рейсларны арттыру буенча зур эш алып барыла. "Безнең БГӘ белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе яхшы - „Флайдубай“ компаниясе самолетлары рейслары Казанга күп еллар оча, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең "Әл Рәис" компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә шат булыр идек".
Аннары очрашуда катнашучылар киләчәк хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар. Шул исәптән, Татарстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм безнең республикага әмирлекләрдән килгән кунакларны җәлеп итү турында.
Очрашуда, шулай ук, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, Дубайдагы Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.