Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә

30.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалда эш сәфәрендә.

Дакар халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Сенегальчеләр эшләре буенча чит илләрдә дәүләт секретаре Моиз Диар Дьеган САРР, Россиянең Сенегал һәм Гамбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков һәм башкалар каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов кабул итүләре һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Сенегал җыелма командасының 2022 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына чыгуы белән котлады. Искәртеп узабыз, кичә Дакарда Африка сайлап алу матчында Сенегал футбол командасы Мисыр ил җыелмасын җиңде.

Татарстан Президентының Сенегалга эш сәфәре программасында эшлекле очрашулар, шул исәптән Сенегал җитәкчелеге вәкилләре белән дә, шулай ук «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумында катнашу планлаштырылган.

Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан вертолетлар заводы» АҖ, «Ремдизель» АҖ вәкилләре һәм башкалар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.