Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар су объектларының экосистемаларын саклау, балыкчылыкны үстерү һәм тармак өчен актуаль булган башка темалар буенча фикер алыштылар.
Визит кысаларында Илья Шестаков «Биосфера фиш» балыкчылык комплексында булачак, республиканың балык тоту инфраструктурасы белән танышачак, шулай ук Россиянең төче су комплексын үстерүгә багышланган ведомствоара киңәшмә уздырачак.