Россия Федерациясе территориясенә ДНР һәм ЛНРдан килгән гражданнарга мәгълүмат

11.07.2022

Федераль башкарма хакимият органнарына Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнарының Россия Федерациясенә керү һәм аларга карата РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 мартындагы 635-р номерлы күрсәтмәсе нигезләмәләрен куллануга кагылышлы күп санлы мөрәҗәгатьләре килә.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 мартындагы 635-р номерлы күрсәтмәсенең 2 пунктындагы 42 пунктчасы нигезендә, ЛНР, ДНР һәм Украина гражданнары теләсә кайсы илдән дәүләт чиген үтү пунктлары аша Россиягә керә алалар.

Шул ук вакытта Россия территориясенә керү, чыгу, анда тору һәм хәрәкәт итү өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Украина Хөкүмәте арасында Россия Федерациясе һәм Украина гражданнарының визасыз сәяхәтләре турында килешүнең 2 нче кушымтасында каралган документлар кирәк (Мәскәү, 1997 елның 16 гыйнвары).

Моннан тыш, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы гражданнары Россия Федерациясе дәүләт чиге аша ЛНР/ДНР гражданы паспорты, 16 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык, ЛНР/ДНР гражданының шәхес таныклыгы (бары тик ЛНР/ДНРга кайту өчен генә) буенча уза алалар.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең чик буе органнары тарафыннан югарыда күрсәтелгән гражданнарны Россия Федерациясе дәүләт чиген узу хокукына гамәлдәге документлар буенча үткәрелә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең нинди дә булса өстәмә карарлары таләп ителми.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.