Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19га каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итәргә чакырды. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республика буенча Covid-19 авыру күрсәткече 9 процентка кимегән. Тотрыклы эпидситуацияне исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән кертелгән барлык чикләүләрнең гамәлдә булуын туктатып тору турында карар кабул ителгән.
Шуның белән бергә 2 айдан соң көз җитә һәм авырулар ешая торган чор башлана. «Пандемиянең кискенләшүенә юл куймас өчен, гражданнарны вакцинацияләү буенча эшне активлаштырырга кирәк. Без Төркиядә, Италиядә, туристлар күпләп ял иткән башка урыннарда ниләр булганын күрәбез – анда хәл тотрыкландыру ягында түгел, киресенчә. Шуңа күрә гражданнарны вакцинацияләү һәм иммунитет мәсьәләсе актуаль булып кала һәм шулай булырга да тиеш», - дип ассызыклады ТР Президенты.