Республикада эссе көннәр урнашу суда һәлакәтләрнең артуына һәм янгыннар белән хәлләрнең кискенләшүенә китерде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың су объектларында бер атна эчендә 8 кеше һәлак булган, шул исәптән 4 бала, ә ел башыннан - 25 кеше, шул исәптән 7 бала. «Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре белән берлектә, су объектларында гражданнарның ял итү урыннарын, бигрәк тә су коену өчен оештырылмаган урыннарны контрольгә алырга кирәк. Шулай ук суда һәлакәтләрне булдырмас өчен халык белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты киңәшмәдә катнашучыларга.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы чараларын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 июлендәге карары белән Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч районнары һәм Казан шәһәре чикләрендәге урман фондында 21 көнгә гражданнарның урманнарда булуына, аларга транспорт чаралары килеп йөрүгә һәм билгеле бер эш төрләрен башкаруга чикләүләр кертелүен искә төшерде.
«Урман хуҗалыгы министрлыгына, башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә, кертелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итәргә, урманнарда янгыннарны булдырмау буенча тулы чаралар күрергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге районнар исемлеге киңәйтеләчәк. Ул шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында аерым киңәшмә үткәрергә кушты.