Рөстәм Миңнеханов: Уяв Татарстанның мәдәни брендларының берсенә әверелде

10.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында узган чуаш мәдәниятенең Уяв республика бәйрәмендә катнашты. Чарада шулай ук Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Звениговский» АХК рәисе Иван Казанков катнашты.

Төп бәйрәм мәйданчыгына Рөстәм Миңнеханов чуаш милли киемендә килде. ТР Президенты 19 нчы гасыр крестьян йортларын торгызган тарихи кварталны карады. Биредә кунакларга чуаш халкының традицион көнкүреше турында сөйләделәр, өй җиһазлары һәм авыл хуҗалыгы коралларын күрсәттеләр.

Аннары Татарстан Президенты һәм башка кунаклар милли ишегалларында булдылар, чуаш йолалары белән таныштылар, шулай ук «СССРга 100 ел» яңа паркын карадылар, анда агачлар утырттылар.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов барлык җыелучыларны Уяв бәйрәме белән котлады. «Бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре үз тамырлары белән үткәннәргә барып тоташучы чуаш мәдәниятенең гаять зур дөньясын ача безгә. Уяв рус Каравоны, татар Сабан туе, удмурт Гырон-быдтоны, Мари Семыгы, мордва Валда шинясе белән беррәттән безнең республиканың мәдәни брендларының берсенә әверелде», - дип ассызыклады ул

«Уяв Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча әһәмият ала. Чуашлар – үз телләренә, гореф-гадәтләренә, йолаарына кадер-хөрмәт белән карый торган дустанә, хезмәт сөючән халык. Алар бердәм Татарстан гаиләсендә лаеклы урын алып торалар, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертәләр, күп милләтле мәдәниятебезне бизиләр һәм баеталар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген күп гасырлар дәвамында уртак тупланган кыйммәтләрне: туган телгә һәм гаиләгә ихтирамлы мөнәсәбәт, игелек һәм кешелеклелек идеалларына тугрылык, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәве принципларына тугрылык саклап калу һәм арттыру аеруча мөһим.

Уяв чуаш халык шагыйре Петр Петрович Хузангайның туган ягы Сиктермә-Хузангайда авылында уза. Быел аның тууына 115 ел тула. «Аның әсәрләре үз халкына һәм Ватанга ихлас мәхәббәт белән сугарылган, һәркемгә аңлаешлы», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм шагыйрьнең туганнарын сәламләде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бәйрәмне оештыручыларга һәм республиканың чуаш милли-мәдәни автономиясенә югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов «Звениговский» ит комбинаты башлыгы Иван Иванович Казанковка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу территориягә инвестор буларак килү белән монда зур үзгәрешләр булды. Һәм бу авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә генә кагылмый. Гомумән, аның зур казанышы – халкының чыганакларына кайту», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу күркәм халык тантанасында катнашучыларга чын күңелдән күтәренке кәеф, тормыш оптимизмы, яңа иҗади һәм хезмәт казанышлары телим. Сезгә тынычлык, нык сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!» - дип өстәде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Быел чуаш халык бәйрәмендә бөтен илдән һәм якын чит илләрдән 10 меңгә якын кунак катнашты. Уяв илнең күп төбәкләреннән 100дән артык чуаш иҗат коллективын җыйды. Бәйрәм мәйданчыгы инфраструктурасы да зур колач алды. Санаулы айлар эчендә чиста кырда парк зонасы, кунакханә-ресторан комплексы булган зур шәһәрчек, крепость диварлары һәм йола өйләре төзелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.