Татарстан Президенты: Без һәрвакыт экологик инициативаларны хупларга тырышабыз

12.07.2022

Татарстанда төрле экологик инициативаларга, бигрәк тә яшьләр проектларына актив ярдәм күрсәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть ЦУР илчеләре» проектының II турында җиңүчеләр һәм Әлмәт шәһәрендә пластик калдыкларны аерым җыю конкурсы лидерлары-мәктәп укучылары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу ТР Нефть саммиты кырларында узды.

«Татнефть»  2020 елдан бирле «Татнефть ЦУР илчеләре» программасын тормышка ашыра. Балалар табигатькә сак караш белән бәйле проектларда актив катнашалар. Хәзерге вакытта «Татнефть» әлеге программа белән 1 меңнән артык мәктәпне колачлаган.

Әлмәт мәктәпләрендә пластик калдыкларны аерым җыю конкурсы 2021 елның көзендә старт алган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирә мохит проблемалары һәрвакыт иң мөһимнәр рәтендә булды һәм шулай булып кала да. «Без табигатькә якын булырга тиеш. Чиста һава, су, җир – иң мөһиме. Экология мәсьәләләре – һәрвакыт безнең өстенлегебез. Киләчәк буыннар өчен табигатьне сакларга кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук әтисе урманчы булуын һәм балачактан табигатькә сакчыл караш тәрбияләвен әйтте. «Без укучылар булганда, безне урман утыртуга һәм санитар чистартуга җибәрәләр иде. Бүген мин өмәләрдә бик теләп катнашам», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов чүп-чарны аерым җыюны популярлаштыру һәм экологик агарту системасын үстерү кирәклеге турында да билгеләп үтте.

Татарстан Президенты балаларга экологик проектларда актив катнашканнары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул балалар белән чәй өстәле тирәсендә сөйләшеп утырды һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Очрашуда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев