ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада 2 млн. кв. метр торак төзелгән – бу планның 72%ы

16.07.2022

Бүгенге көндә торак төзүнең еллык планын үтәү 72% тәшкил итә. 1 млн. 994 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда торак төзү эшләре кызу темплар белән бара. Социаль ипотека программасы кысаларында тапшырылырга тиешле 150 мең квадрат метрның 100 меңе шәхси торак линиясе буенча 1 млн. 319 мең кв. метры – 9 мең 452 йорт яки планның 78%ы файдалануга тапшырылган. Коммерция секторында төзүчеләр планны 62%ка арттырып, агымдагы датага 148 күп фатирлы йортның 79ын тапшырганнар. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы 576 мең квадрат метр тәшкил итә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә һәм базарны стимуллаштыруга 2 федераль чара юнәлдерелгән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр 30%ка җиткән. Бу атнада Питрәч районының Күн авылында компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. «Торак» федераль проекты буенча 3 объект гамәлгә ашырыла – аларның әзерлеге 22% дип бәяләнә. «Торак фондының яшәү өчен яраксыз шартларын тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 529 кеше күчерелгән, алар элегрәк 6 мең 169 кв. метрдагы 224 фатирны биләгән.

Гражданнарның ташламалы категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча 600 торак бина ятим балалар өчен каралган. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 423 торак бинага аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә – Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды арасында 177 торак урынга дәүләт контрактлары төзелгән.

22 муниципаль берәмлектә 50 яшь гаилә торак базарында фатир сайлый башлаган. Шулай ук бүгенге көндә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен 15 сертификат гамәлгә ашырылган. Бу программада барлыгы 25 гаилә катнаша.

Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында алып барыла торган белем бирү объектларын төзү, 3 мәктәп буенча, шулай ук балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп проекты буенча эшләр башкару 70%ка җиткән. Иң югары үтәлеш проценты Байлар Сабасында теркәлгән – 90%. Балалар бакчасында төзү-монтаж эшләренең күләме 35% тәшкил итә.

Сәламәтлек саклау тармагы буенча 61 объект төзелеше дәвам итә. Аларның күбесе беренчел звенога карый. Алар арасында 52 ФАП: төзү-монтаж эшләрен башкару 56% тәшкил итә. Бу атнада Бөгелмә һәм Нурлат районнарында объектлар тәмамланган. 2 поликлиника, 3 РҮХ, 2 гомуми практика табибы офислары буенча эшләр 30%ка башкарылган. Стационар медицина учреждениеләренең тагын 2 бинасы «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелә. Алар буенча эшләр 86%ка ябылган.

Мәдәният учреждениеләре буенча 8 объект төзелә. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 7 объект буенча эшләр 27%ка башкарылган. Чаллыда «Мастеровые» драма театры бинасы төзелеше 85% дип бәяләнә.

Әйләнә-тирәне саклау буенча чаралар 4 масштаблы федераль проект кысаларында тормышка ашырыла. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү 36%ка үтәлгән, ләм кырларын рекультивацияләү – 10%ка, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 37,5%ка, Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту – 7%ка (әлеге объект 2023 елга күчә).

Гадәттәгечә, федераль һәм республика чаралары кысаларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш күләме каралган. Бүгенге көндә 65 территория буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 30% тәшкил итә.

Республика программалары кысаларында шулай ук 6 ябык футбол манежы (эшләр 35%ка башкарылган), 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блок-модульле чаңгы базасы (86%) төзелә. Казан шәһәрендә һәм Сарман районында спорт мәйданчыклары, шулай ук Кама Тамагы районында чаңгы базасы файдалануга тапшырылган. 6 балаларны савыктыру лагерен төзү буенча эшләр 50%ка башкарылган. Эчке эшләр министрлыгының административ бинасы 19%ка әзер. Башкарма комитетларның 9 бинасының әзерлеге 61% дип бәяләнә. «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү» программасы буенча эшләр 46%ка башкарылган.

Хезмәтне саклау һәм производствода имгәнүләрне профилактикалау белән бәйле хәлләр турында аерым сөйләнелде. Төзелә торган объектлар даими рәвештә контроль-күзәтчелек органнары күзлегендә. Ел башыннан бирле иң күп тикшерү – 968 тикшерүне үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәргән. Шул ук вакыт эчендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 797 тикшерү чарасы үткәргән – аларның нәтиҗәләре буенча ведомство белгечләре 565 мең сумлык 40 карар чыгарган. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе гыйнвардан объектларга хезмәтне саклау законнарын контрольдә тоту максатыннан 461 тапкыр чыккан, 641 тәртип бозу очрагын ачыклаган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев