Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

14.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурда Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Дипломат Татарстан башкаласында Төркмәнстанның Япониядәге Илчесе вазыйфасына билгеләнүгә бәйле рәвештә үз эшен тәмамлый.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре актив үсә. Узган ел товар әйләнеше күләме 77,5 млн. доллар тәшкил иткән, Төрекмәнстанда күп еллар дәвамында алдынгы Татарстан компанияләре уңышлы эшли.

Рөстәм Миңнеханов Атадурда Бәйрәмовның Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, аңа яңа җаваплы вазыйфасында уңышлар теләде.

«Мин Генераль консул вазыйфасында вакытта дипломатик эшчәнлегемә даими ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә Сезгә. Татарстанның тугандаш халкына чын күңелдән тынычлык һәм чәчәк атуын телим», - диде Атадурда Бәйрәмов.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Атадурда Бәйрәмовка Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев