Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты

12.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Чара Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең «Солнечный» балаларны савыктыру лагере базасында уза.

«Яшь геологлар олимпиадасын ачу тантанасында катнашу безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстанда нефть сәнәгате үсеш алган. Һәм бу тармакта иң мөһиме – кешеләр, үз эшенең белгечләре. Геологларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләргә кирәк. Бүген сез башкара торган эш – илебезнең нефть тармагының киләчәге», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген геология өлкәсендә белгечләргә яңа таләпләр куела. «Запаслар бетә, яңа технологияләр кирәк. Бу шартларда геология фәне нигез булып тора. Олимпиада тиешле дәрәҗәдә оештырылыр дип өметләнәм. Сезгә уңышлы чыгышлар телим», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты катнашучыларга.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов үз чиратында билгеләп үткәнчә, геологлар – нефть чыгару тармагында иң кирәкле белгечләр. Ул шулай ук киләсе елда Әлмәттә Яшь геологларның бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы узачагын хәбәр итте.

Олимпиадада катнашу өчен Әлмәткә Татарстан, Кырым, Пермь краеннан, шулай ук Беларусьтан, Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан 36 команда килгән. Яшь геологлар 12 конкурс сынавында ярышачак: геологик маршрут, гидрология, шлих сынавы, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кырда туктап тору урынын оештыру һәм башка олимпиада ярышлары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев