Рөстәм Миңнеханов III Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты

12.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Әлмәттә уза торган III Халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Президенты берничә сорауга җавап бирде. Шулай итеп, ул нәтиҗәле җитәкче булу өчен яхшы укытучылар булырга кирәк, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән эшләгәндә күп нәрсәгә өйрәнгән.

Шулай ук уңышлы җитәкче өчен яшь белгечләргә таянып, команданы формалаштыру бик мөһим, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. «Аларга билгеле бер белем бирү программасы бирергә кирәк, шуннан соң 2-3 елдан соң яхшы хезмәткәр әзер булачак», - диде ул.

Форумда катнашучылар Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекнең ничек үсүе белән кызыксындылар. «Үзбәкстан – безнең стратегик партнерыбыз. Без сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне актив үстерәбез. Үзбәкстанда безнең «Татнефть», «КАМАЗ» һәм башка компанияләр киң тәкъдим ителгән. Бүген бу күркәм илдә бик күп татарлар яши. Безнең элемтәләр алга таба да ныгыр дип ышанабыз», - дип өстәде ТР Президенты.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһановка нефть чыгаруда биотехнологияләр, шулай ук атмосферага углекислый газ чыгаруны киметү турында сорау бирделәр. «Бездә биотехнологияләр буенча проект эшли инде. Без аны безнең газ эшкәртү заводларының берсендә урнаштырырга җыенабыз, анда метан витаминнар һәм аксымнарга әйләнәчәк», – дип хәбәр итте ул.

Быел Халыкара нефть-газ форумы 250 катнашучыны җыйды. Алар арасында Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы нефть-газ югары уку йортларының яшь белгечләре, укытучылары, аспирантлары һәм студентлары бар.

Көн тәртибендәге төп тема биотехнологияләр булды. Форумда катнашучылар биоэнергетика, биоягулык җитештерү, биопластика һәм биочимал җитештерү перспективалары турында фикер алышачак. Нефть-газ өлкәсендә бизнес-чакыруларны хәл итү буенча командаларның иң яхшы тәкъдимнәре һәм проект идеяләре финанс һәм менторлык ярдәме алачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.