Рөстәм Миңнеханов Кырым Башлыгы Сергей Аксенов һәм республика мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты

04.08.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Башлыгы Сергей Аксенов һәм республика мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты.

Очрашу барышында Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ул 2,5 мең кешене сыйдырачак.

Рөстәм Миңнеханов эш барышы белән танышты. Хәзер территорияне төзекләндерү, эчке һәм тышкы бизәү эшләре бара. Мәчетне 2023 елда тапшырырга планлаштыралар. Объект янында мөфтият бинасы урнашачак.

Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә 400 меңгә якын кеше яши ислам динендә. Нигездә, бу Кырым татарлары. 262 мәчет һәм гыйбадәт йорты, 2 мәдрәсә эшли. Рухи идарәгә 45 тарихи дини объект тапшырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.