Алексей Песошин «Мин күкләрне сайлыйм! авиация бәйрәмендә: Бәйрәмнең төп максатларыннан берсе – яшьләрнең авиация тармагы белән кызыксынуын арттыру

06.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Мин күкләрне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә катнашты.

Чара гадәттәгечә Казанда «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында узды.

Авиация тамашасын ачу тантанасы сәхнәгә флаглар чыгару белән башланып китте.

Бәйрәм кунаклары: «Туполев» ҖАҖ идарәче директоры В.В. Королев, «Казан вертолетлар заводы» АҖ генераль директоры В.С. Гинсбург, А.Н. Туполев ис. КНИТУ– КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Т.Л. Алибаев.

Алексей Песошин барысын да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.

Авиация сәнәгате хезмәткәрләре һәм республика халкы өчен мондый бәйрәм уздыру күркәм традициягә әверелде, дип искәртте ул. Быел истәлекле даталар билгеләп үтелә – «Туполев» ачык акционерлык җәмгыятенең конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына нигез салынуга 95 ел һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИга 90 ел.

«Татарстан – ил икътисадының реаль секторына, шул исәптән авиатөзелеш тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителә торган алдынгы төбәкләрнең берсе. Ил авиациясен саклау һәм үстерү Татарстан һәм Россия өчен иң мөһим өстенлекләрнең берсе булып тора», – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге бәйрәмнең төп максатларыннан берсе-үсеп килүче буынның авиация тармагына карата кызыксынуын арттыру. Моның өчен Татарстан Республикасының иң эре авиа сәнәгате предприятиеләре бүген үз стендларында һөнәри юнәлеш бирүче консультацияләр үткәрә, аларда яшьләр төрле авиация белгечлекләре белән таныша алалар һәм киләчәк һөнәрне сайларга мөмкин.

Узган елдагы кебек үк, авиация бәйрәме оештыручысы Казан Кызыл Байраклы Югары Танк Команда училищесы булган «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең Сайлау!» гамәле белән бергә бара. 

Алексей Песошин бәйрәмне оештыручыларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, ә кунакларга яхшы гаилә ялы, күтәренке кәеф һәм якты тәэсирләр теләде.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре - Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Бәйрәм кысаларында граждан һәм хәрби самолетлар һәм вертолетлар очышы, парашютчылар чыгышы планлаштырылган, авиатехника экспозициясе җәелдерелгән.

Тамашачылар кечкенә очу аппаратлары тамашасын һәм аларның җиргә  төшүен күрәчәкләр.

Моннан тыш, кич белән тамашачылар «Стрижи» очучылар төркеме чыгышын да карый ала.

Бәйрәм вакытында концерт программасы, үзмәшгульләр ярминкәсе, фудкорт зонасы, ДОСААФ һәм Казан танк училищесы мәйданчыклары оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.