Ярты ел эчендә Казан Кремленә 1,5 миллионнан артык турист булып киткән

02.08.2022

Беренче ярты елда Казан Кремлендә 1,5 млн. турист булып киткән, ә узган ел бу күрсәткеч 1,3 млн. кешедән артмаган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина.

Спикер билгеләп үткәнчә, быел Татарстанның туристик объектларында 2021 ел белән чагыштырганда килүчеләр саны арту күзәтелә, сәяхәтчеләр саны 15%тан 52%ка кадәр арткан.

«2022 елда Татарстанның төп туристлык үзәкләренә туристлар агымының планлы рәвештә артуы күзәтелә. Бу коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгаруга, төбәкнең тотрыклы туризм агымын җәлеп итүчәнлегенә дә бәйле. Безгә гадәттәгечә илнең төрле шәһәрләреннән туристлар килә. Барыннан да бигрәк Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Түбән Новгородтан, Владимир, Самара өлкәсеннән, Башкортстаннан, Пермьдән, Ижаудан һәм Ульяновсктан», – диде ул.

Гөлнара Сафина ассызыклаганча, Татарстанда туристларның уртача монда тору вакыты да арткан. 2014 елда сәяхәтчеләр Татарстанда бер-ике көн үткәрсәләр, хәзер дүрт көн-өч төн һәм биш көн-дүрт төн турлары аеруча популяр.

2022 елның беренче яртыеллыгында туристлар йөри торган төп урыннарның берсе –  Казан Кремле – 1,5 кеше. Икенче урында – Свияжск утрау- шәһәрчегендә 500 меңнән артык кеше, өченчедә – Бөек Болгар шәһәрендә 160 меңгә якын кеше булып киткән.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербургтан Казанга чартер туристик рейслар программасы буенча алты ике тарафлы рейсы башкарылган, ә Мәскәүдән – 28. Нәтиҗәдә Татарстанга 6 меңгә якын турист килгән. Шул ук вакытта ике программа да әлегә кадәр гамәлдә һәм сентябрьгә кадәр ачык булачак.

Татарстанга чартер туристик рейслар программасы киләсе Яңа ел каникулларында дәвам итәчәк. 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан дүрт самолет киләчәк.

«Инде гамәлгә ашырылган туристик чартер рейсларында йөз процентка якын йөкләнеш күзәтелә, шуңа күрә туроператор Яңа ел каникуллары программасын хәзер үк планлаштыра», - дип өстәде спикер.


"Татар-Информ" МА.