Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы башлыгы белән очрашты

01.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский белән очрашты.

Яклар йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, республика территориясендә инфраструктура проектларын алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта «Компрессор» транспорт-күчеп утыру төененен төзү һәм шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар йөртүне арттыру кебек стратегик мөһим проектларны бергәләп гамәлгә ашыру дәвам итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын магистральгә нигез салынуның 160 еллыгы белән котлады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.