Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 119 объектта тәмамланган

06.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Барлык муниципаль районнар да видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау, шулай ук республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләү тулы куәтенә бара. Чаралар республика һәм федераль программалар кысаларында гамәлгә ашырыла.

5 программа мәгариф өлкәсендә тормышка ашырыла. Республикада быел, Татарстан һәм федераль бюджет акчаларыннан файдаланып, 118 мәктәп ремонтлана. Бүгенге көндә 14е тәмамланган, шуларның 3се – бу атнада (Кама Тамагы, Актаныш һәм Лениногорск районнарында). Тулаем алганда, бу программалар буенча эшләр 77%ка башкарылган.

22 балалар бакчасының 20сендә эшләр дәвам итә, 76%ы үтәлгән.

167 гомуми белем бирү учреждениесендә азык-төлек блогларын ремонтлау программасы буенча пландагы төзү-монтаж эшләренең 72%ы үтәлгән.

6 ресурс үзәген ремонтлау буенча эшләр 74%ка тәмамланган. Гомуми белем бирү учреждениеләренең 4 тулай торагы биналары 70%ка ремонтланган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 3 программа гамәлгә ашырыла. Төзелеш-монтаж эшләре 74% ка башкарылган. Бу атнада Зеленодольск районындагы бер объектта ремонт тәмамланган. Моннан тыш, 24 объект стационарларны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән. Биредә подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 81%ы үтәлгән.

Бу атнада Казанда ике объект – «16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсы һәм проф. А. Ф. Агафонов ис. «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОсы тапшырылган.

Мәдәният өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырыла. 10 авыл мәдәният йорты буенча эшләр 72%ка башкарылган.

7 мәгариф учреждениесе буенча эшләр 68%ка үтәлгән.

Экология һәм табигый ресурслар саклау өлкәсендә ике программа чарасы тормышка ашырыла. Тулаем алганда, аларның үтәлеше 60% дип бәяләнә. Подрядчылар 28 объектны эшли әле. 3 объект тәмамланган.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 4 республика программасы гамәлгә ашырыла. Объектлар буенча эшләр 73%ка башкарылган. 5 объектта эшләр бара.

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы 66%ка үтәлгән, аңа быел 6 объект керә. Алексеевск районында яшүсмерләр клубының 77%ы әзер. Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренең 15 бинасын ремонтлау 74%ка башкарылган.

«2019-2024 елларга Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы ахырына якынлаша. Үтәлеш 90% тәшкил итә. Дүрт хәрби каберлекнең берсендә генә эшләр калган – Казанның Арча зиратында.

Авыл хуҗалыгы линиясе буенча бу атнада «Россельхозүзәк» биналарын ремонтлау программасын төгәлләгәннр. Программаның соңгы объекты – Теләче районында ведомство бинасы тапшырылган.

Спорт өлкәсендә ведомство карамагындагы 23 учреждениене ремонтлау буенча эшләр 76%ка башкарылган.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 29 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 3сендә эшләр бар әле. Бу атнада Казанда объект файдалануга тапшырылды. Программа эшенең план күләме 57% тәшкил итә.

Алексей Фролов калган административ биналарны ремонтлау барышы турында кыскача гына сөйләде. Шулай итеп, ремонтлана торган 6 муниципаль архивның бары тик Ютазы районында саклагыч кына (эшләр 82%ка башкарылган) эшләп бетерелмәгән әле.

Авыл җирлекләренең 11 башкарма комитетын ремонтлау программасы да ахырына якынлаша: Саба районында бер объект калган (74% үтәлеш). Зеленодольск районында башкарма комитет бинасы тапшырылган. Җәмәгать судьяларының өч бинасының 77%ы ремонтланган.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәләрен ремонтлау программасына кергән 3 бинаның әзерлек дәрәҗәсе 53% дип бәяләнә.

Саба урманчылыгының административ бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 91%ка башкарылган.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 58%ка башкарылган. Бу атнада Минзәлә һәм Сарман муниципаль районнары эшләрнең тәмамлануы турында хисап тоткан.

Республикада "Урамнарны яктыртуны торгызу" программасы дәвам итә. 452 торак пунктның 14ендә эшләрне тәмамлыйсы калган. Бу атнада Теләче, Питрәч, Әтнә, Балык Бистәсе, Зеленодольск, Балтач һәм Кукмара районнарында эшләр тәмамланган. Төзелеш-монтаж эшләре 91%.

Шулай ук «Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру белән газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» программасы буенча эшләр 90%тан артык башкарылган. Подрядчыларда 40 объектның 7се калган. Бу атнада 15 объект тәмамланган.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модульле котельныйлар һәм районнарда тышкы казаннары урнаштыру программасы 42%ка төгәлләнгән (18 объектта). Бу атнада Балык Бистәсе, Тукай, Бөгелмә районнарында эшләр тәмамланган.

Бакчачылык ширкәтләрендә эшләр дәвам итә – биредә су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру, инженерлык челтәрләрен модернизацияләү бара. Әйтик, су белән тәэмин итү кысаларында эшләр 62% ка башкарылган, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру буенча – 55% ка (Арча, Зеленодольск һәм Питрәч районнарының 15 объектында эшләр тәмамланган). Республика һәм федераль акчаларны кулланып модернизацияләнә торган 15 инженерлык челтәрләренең 12сендә эшләр дәвам итә. Эшләрне башкару 48% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында алып барыла торган Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасы төзелешендә эшләр күләменең 80%ы тәмамланган.

ТР төзелеш министрының беренче урынбасары күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте. ТКХ фонды тарафыннан бирелгән мәгълүмат буенча, тулаем төзелеш-монтаж эшләре 73%ка башкарылган, сезонлы эшләр күләме 75% тәшкил итә.

Бүгенге көндә 112 йортта эшләр тәмамланып килә. Шул ук вакытта 119 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин район башлыкларының, подрядчы оешмаларның игътибарын яңа уку елы башлануга бер айдан да кимрәк вакыт калуына юнәлтте. Ул объектларны вакытында файдалануга тапшыруны тәэмин итәргә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.