Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2022 ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БГӘ Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бен Мөхәммәд Әл Мазруи, Бәһрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры Мөхәммәд Бин Мөбарәк Бин Даина, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе Анатолий Яновский, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан» ат спорты комплексында булдылар, анда бүген Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм ат чабышлары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов TAT CULTFEST яңа татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды.
Быел фестиваль ТР Милли китапханәсе (Солтан Галиев мәйданы) янында урнашкан.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең биналар комплексында булдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Югары технологияләр өлкәсендә Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк ачуда катнашты. Тантанада шулай ук РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Бәшир Рәмиевның бертуганының улы Бату Рәмиев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин Казанда Хөсәен Мәүлетов урамындагы 17 нче йортның ишегалдында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов капиталь ремонттан соң «Сандугач» китапханәсендә булды һәм аның тирәсендәге территорияне карап чыкты.
Бүген Казанда Меңьеллык паркында «TatFuture» цифрлы технологияләр гаилә фестивале ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасы узды.
5 метр биеклектәге һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында (Н. Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә) куелган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Олег Беркович, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов, Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы Герман Бакулин, Россия Федерациясенең Халык рәссамы Андрей Ковальчук һәм башкалар катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе – Республика Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
Татарстан – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә.
Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә.