Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Югары технологияләр өлкәсендә Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк ачуда катнашты. Тантанада шулай ук РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Бәшир Рәмиевның бертуганының улы Бату Рәмиев катнашты.
ИТ-парк Казан үзәгендәге элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы урынында торгызылды. Технопаркны беренче совет ЭВМНын эшләүче галим-уйлап табучы Бәшир Рәмиев хөрмәтенә атадылар.
Яңа казан ИТ-паркы циффрлы индустрия өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Төп максат – стартаплар, ИТ-компанияләр үсешенә ярдәм итү, иҗади инициативалы яшьләргә һәм инвестфонд вәкилләренә ярдәм итү.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ИТ-парк ачылу – Татарстанда цифрлаштыру елының төп вакыйгаларыннан берсе. "Алты ай эчендә без бу матур объектны нигезеннән диярлек төзедек. Казанда, Чаллыда, Иннополиста технопарклар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Рәмиев исемендәге ИТ-парк ИТ-белгечләрне җәлеп итү үзәге булыр, дип ышанам. Бу мәйданчыкта урнашырга һәм эшләргә теләүчеләр бик күп. Бүген республикада мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 2,7 меңгә якын компания, 40 меңнән артык кеше эшли. Ләкин бу җитәрлек түгел. Яңа технопарк безнең республикада цифрлы технологияләр үсешенә җитди этәргеч бирер дип ышанам», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул әлеге проектны тормышка ашырганда балалар һәм яшьләр үсешенә, аларның һөнәри юнәлеш алуына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Моның өчен балалар ИТ-паркы булдырылган, анда яшь татарстанлылар үзләрен цифрлы һөнәрләрнең берсендә сынап карый алачак.
Шулай ук ИТ-парк инфраструктурасына киберарена да керә. "Яшьләр моның белән бик кызыксына. 2024 елда Казанда "Киләчәк уеннары" буенча турнир үткәреләчәк. Без моңа әзер булырга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркның атаклы уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен йөртүенә игътибар итте һәм Татарстан ИТ-белгечләренең яңа буынына үзләреннән алдагыларның эшен дәвам итүләрен теләде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, ел саен 30 августта республикада мөһим объектлар ачыла. Федераль министр төзүчеләргә һәм проектлаучыларга рәхмәт белдерде, башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде.
Аннары мөхтәрәм кунаклар яңа технопаркны карап чыктылар. Беренче катта бөтен сервис һәм җәмәгать инфраструктурасы урнашкан. Монда төп элементларга – балалар технопаркына, кибераренага, конференц-залларга, җәмәгать туклануы зоналарына һәм башка сервис инфраструктурасына керү мөмкинлеге бар.
1 мең квадрат метрдан артык мәйданны киберспорт аренасы өчен бүлеп биргәннәр. Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин уен компьютер залларын, киберспорт буенча ярышларны трансляцияләү мәйданчыгын карап чыктылар. Арена иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Татарстан Президенты ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
Балалар ИТ-паркында робототехника, биотех, 3D-модельләштерү, программалаштыру, прототиплаштыру буенча төрле белем бирү киңлекләре булдырылган.
Моннан тыш, ТР Президенты һәм РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы коворокинг, резидент-компанияләр офисларында, бизнес-инкубаторда, эксплуатацияләнә торган түбәдә һәм стартап-хабта булдылар.
Актлар залында проектны тормышка ашыруда катнашкан подрядчы оешмалар вәкилләре белән очраштылар. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук федераль Хөкүмәтнең зур ярдәмен билгеләп үтте.
Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, ИТ-парк кыска вакыт эчендә төзелде. "Иң мөһиме – җитди белем бирү эшчәнлеге өчен бик мәгънәле объект", - дип өстәде ул.
Аннары төзелеш компанияләре вәкилләренә төрле дәүләт бүләкләре тапшырылды.