Яңалыклар

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы белән «Почта Банк» АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын һәм төбәктә финанс хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»на кул куелды.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Почта Банк» АҖ президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов салдылар.

«Юл картасы» «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында имзаланды.

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең рәсми вәкилләре белән очрашты.

Очрашу «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Рөстәм Миңнеханов Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашты (Казан Ратушасында узды).

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Әтнә һәм Нурлат муниципаль районнары вәкилләре символик түгәрәк икмәкләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, республиканың бу ике районы урып-җыю кампаниясен беренчеләрдән булып тәмамлады.

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган иде.

29.08.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Глобаль көн тәртибендә яшьләр» Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында чыгыш ясады

29.08.2022

Бүген Казанда «Глобаль көн тәртибендә яшьләр» Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышы уза.

Исегезгә төшерәбез, Казан быел Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы булып тора.

Саммитта катнашучыларга һәм кунакларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләү юллады.

29.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берәмлеге башканы Ирина Влах белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28.08.2022

Бүген Свияжскта Богородица-Успение соборын торгызуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, архипастырьлар, Татарстан митрополиясе руханилары һәм ышанучы кешеләр катнашты.

28.08.2022

Бүген Свияжскта Богородица-Успение соборын торгызуга 25 ел тулу уңаеннан тантаналар узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, архипастырьлар, Татарстан митрополиясе руханилары һәм ышанучы кешеләр катнашты.

Битләр: << 451 452 ( 453 ) 454 455 456 457 458 459 460 >>