Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов TAT CULTFEST яңа татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды.
Быел фестиваль ТР Милли китапханәсе (Солтан Галиев мәйданы) янында урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар милли татар ашлары фудкортларын, компанияләр стендларын карадылар. Аерым алганда, «СИБУР» компаниясе балаларга пластикны нәрсә өчен җыярга кирәклеген һәм аны кабат эшкәртеп нинди продукция эшләп булганлыгын күрсәтүче проект турында сөйләде.
Милли китапханә бинасында Рөстәм Миңнеханов медиа инсталляция белән танышты, шулай ук фестивальдә катнашучы башкаручылар белән аралашты һәм алар белән фотога төште.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Нейро-Шамаил» спектаклен карады, милли нәшриятлар ярминкәсендә булды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, фестивальнең продюсеры Гадел Садретдинов аңлатмалар бирде. Кунакларны шулай ук ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова озатып йөрде.
Татарстан Президенты «Прометей» архивы һәм Татарстан режиссерлары фильмнарын, XX гасыр татар язмаларын китапханә фондыннан күрсәткән концерт залында да булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең беренче катында кунаклар «Саф радио»дан балалар өчен бүлмә, шулай ук «Ак Барс Дом» интерактив мәйданчыкта булдылар.
Белешмә өчен:
2022 елда Tat CULT FEST V яңа татар мәдәнияте фестивале үтә. Солтан Галиев мәйданында фудкорд һәм фестивальнең төп сәхнәсе урнашачак. ТР Милли китапханәсе эчендә төрле инсталляцияләр, перфоманслар, милли нәшриятлар ярминкәләре, «Прометей» фонды архивы һәм Татарстан режиссерлары фильмнары шокейсы, «Ак Барс Дом»нан балалар интерактив мәйданчыгы, блогерларның активлыгы, Россиянең башка халыклары белән инсталляция, китапханә фондыннан XX гасыр татар язмалары күрсәтелә.
Фестивальнең музыкаль программасы өч күренеш арасында бүленгән. 20дән артык иҗат коллективы чыгышлары планлаштырылган.