Бүген Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасы узды.
5 метр биеклектәге һәйкәл Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында (Н. Назарбаев һәм Павлюхин урамнары киселешендә) куелган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Олег Беркович, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов, Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы Герман Бакулин, Россия Федерациясенең Халык рәссамы Андрей Ковальчук һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз, һәйкәлнең авторы – Россия Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россия Федерациясе халык рәссамы Андрей Ковальчук. Һәйкәлне урнаштыру проекты Россия Федерациясенең Атказанган архитекторы Герман Бакулин тарафыннан эшләнгән, һәйкәл кую инициаторы - Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов.
Һәйкәлне урнаштыру кысаларында якындагы территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган: таш нигез алмаштырылган, яктырткычлар куелган (фонарьлар алмаштырылган), эскәмияләр куелган, газоннар һәм чәчәк түтәлләре утыртылган.
Ачылу тантанасында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов бу һәйкәлне төзүдә хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул Ваһапов ис. фонд коллективына аларның эше һәм битараф булмаулары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без Түбән Новгород делегациясенә җырчының ватаны Ваһапов иҗатына игътибар күрсәткәне өчен рәхмәтле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәйкәл өчен урын очраклы гына сайланмаган – җырчы үз эшчәнлеген филармониядә башлап җибәргән. Бөек Ватан сугышы елларында Рәшит Ваһапов концертларга, гастрольләргә чыгып, хәрбиләрнең рухын күтәргән. Ваһапов татар мәдәнияте тарихына үзенчәлекле башкаручы буларак кереп калды. Аның иҗаты халыкка хезмәт итүгә багышланган".
Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһаповның – милли концерт сәнгатенә нигез салучы, ә иң мөһиме – татар халкының яраткан җырчысы булуын ассызыклады.
Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Олег Беркович, үз чиратында, монда булу зур дәрәҗә дип белдерде. "Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте исеменнән һәм Губернатордан күп милләтле мәдәнияткә керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Рәшит Ваһапов безнең өчен дә мөһим герой, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан бердәмлегенең символларының берсе булып тора. Бу географик күрше генә түгел, ә тарих, тирән тарихи бәйләнеш тә", – диде ул. Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары татарстанлыларны Республика көне белән котлады һәм барысына да уңышлар теләде.
Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин җырчы Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Һәйкәлне ачу тантанасыннан соң филармония скверында Ваһапов фестивале лауреатлары концерты була.
Белешмә өчен:
Рәшит Ваһапович Ваһапов – татар җырчысы, профессиональ татар эстрадасына нигез салучы. Ул 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Актүк авылында (хәзер - Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрь районы) туа. 1962 елның 14 декабрендә вафат була. Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән.
Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе солисты (1941-1962 еллар), Татарстан АССРның Халык артисты (1957 ел). Рәшит Ваһапов башкаруында «Урман», «Нурия», «Әлфия», «Таң атканда», «Яшьлек», «Галиябану», «Зөләйха», «Рәйхан» татар халык җырлары, Сәйдәш, Мозаффаров, Фәйзи һәм башкаларның милли музыкаль мирасның алтын фондына кергән әсәрләре яңгырады. Җырчы Рәшит Ваһапов халык арасында зур популярлык казанды.