Яңалыклар

14.05.2022

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

14.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннарын кисәтү буенча чараларны көчәйтергә кушты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде.

14.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә гражданнарга ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

13.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай Әмирлеге әмире Галиҗанәпләре шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл-Мәктүмгә, БГӘ Президенты шәех Хәлифә бән Зәид Әл Нәхайян вафатына бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

 

13.05.2022

Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең генераль директоры Андрей Каприн һәм Милли медицина терапия һәм профилактик медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина эш сәфәренә килделәр.

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.

13.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм башкалар катнашты.

12.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, предприятиенең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ («ОАК» ГАҖ Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы территориясендә узды.

Утырышта Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, «ОАК» ГАҖ генераль директоры, «СоюзМаш Россия» ҖЧҖ вице-президенты Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких катнашты. Дәүләт оборона заказын үтәү, Казан авиация заводын техник яктан яңадан җиһазландыру һәм «Туполев» ГАҖ үсешенең агымдагы планнары төп темалар булды.

12.05.2022

Бүген Казанда Казан Гипронииавиапром җитәкчесе Борис Тихомировка барельеф ачтылар.

Барельеф Дементьев ур., 1 адресы буенча Гипронииавиапром бинасында урнаштырылган.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, "Технодинамика" АҖ генераль директоры Игорь Насенков, предприятие ветераннары катнашты.

12.05.2022

Бүгенге көндә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казан дәүләт казна дары заводында узды.

11.05.2022

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Казан обводын һәм Сур оборона чиген төзүчеләр хөрмәтенә «Тылда батырлык» дип исемләнгән төбәкара патриотик марафон тәмамлануга багышланган кичә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев катнашты.

Битләр: << 451 452 453 454 455 ( 456 ) 457 458 459 460 >>