Бүген Казанда Меңьеллык паркында «TatFuture» цифрлы технологияләр гаилә фестивале ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Оештыручылар кунаклар өчен төрле актив гамәлләр әзерләгәннәр: медиа-монтажлау, санлы сәнгать павильоны, nft күргәзмәсе, VR/AR зонасы, робототехника казанышлары. Шулай ук ИТ-фестивальдә блогерлар һәм цифрлы индустриянең әйдәп баручы экспертлары чыгышлары планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады, шулай ук ИТ-бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде. «Бик кызыклы, эчтәлекле фестиваль. Без киләчәктә дә мондый чаралар белән шөгыльләнәчәкбез. Безнең тормыш рәвеше үзгәрә, санлы хезмәтләр безнең тормышка ныклап үтеп керде. Бүген республикада дәүләт хезмәтләре үсеше, безнең министрлыклар функционалын цифрлы форматка күчерү буенча җитди эш алып барыла. Бу эштә без, барыннан да элек, яшьләргә таянабыз. Бүген без яңа ИТ-парк ачачакбыз, анда талантлы яшьләр потенциалын үстерү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы берничә тематик зонадан торган фестиваль мәйданын карады: мәгариф, сәнәгать, икътисад, медиа һәм башкалар.