Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан» ат спорты комплексында булдылар, анда бүген Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм ат чабышлары узды.
Ат чабышының төп программасына 10 ат чабышы, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты призына, шулай ук балалар өчен ат чабышлары кертелгән.
Ат чабышларыннан тыш, тамашачылар өчен төрле күңел ачу чаралары да әзерләнгән иде.