Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачуда катнашты

31.08.2022

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2022 ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БГӘ Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бен Мөхәммәд Әл Мазруи, Бәһрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры Мөхәммәд Бин Мөбарәк Бин Даина, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе Анатолий Яновский, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга һәм кунакларга, шул исәптән чит ил кунакларына рәхмәт белдерде. «Мондый мәйданчыкларда үзара хезмәттәшлек, фикерләр һәм эшләнмәләр алмашу безнең дустанә багланышларыбызның киләчәктә үсешенә ышанычны арттыра», - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, махсуслаштырылган күргәзмәдә Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 160тан артык әйдәп баручы тармак компаниясе катнаша.

«Форум мәйданчыгы яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм агымдагы кризис нәтиҗәләрен җиңүдә тырышлыкларны берләштерү өчен нәтиҗәле корал булыр дип ышанам. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эшләр телим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

БГӘ Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи Россия белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул форумның яңа партнерлык элемтәләрен үстерүгә һәм тармакның яңа эшләнмәләре белән танышырга этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

Аннары Татарстан Президенты иң яхшы экспонат, проект яки техник хәл ителеш конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр бара. Чара барышында Россиянең ягулык-энергетика комплексын декарбонизацияләү, импортны алыштыру һәм цифрлаштыру темалары, Россия нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен кадрлар һәм инженерлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Эшлекле программада 2 меңнән артык кеше катнаша.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» павильонында TatOilExpo-2022 иң эре тармак күргәзмәләренең берсе оештырылган. Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Газ һәм нефть җиһазларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглар, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең иң яңа эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, күргәзмәдә тармак югары уку йортлары, махсус икътисадый зоналар, шулай ук экология өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр катнашты.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты барында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ һәм «Алабуга» МИЗ арасында яңа төзелә торган «Этилен 600» индустриаль паркы территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бару турындагы килешүгә имза салынды. Мәйданчыкны булдыру медицина, төзелеш, ТКХ һәм башка тармаклар өчен товар җитештерүчеләр өчен уникаль тәрәзә булдыра, алар өчен Түбән Камада СИБУР предприятиесенең нефть-газ химиясе продукциясе чимал була ала. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 1,3 трлн. сум, ә «Алабуга» МИЗ инвестицияләре 20 ел дәвамында 169 млрд. сум тәшкил итәчәк. «Алабуга» МИЗ килешүе кысаларында индустриаль парк һәм аның резидентларын гамәлдәге һәм яңа импортны алыштыручы җитештерүләрне үстерү өчен инфраструктура белән тәэмин итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.