Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Җиңү Паркына кергән җирдә Рөстәм Миңнехановны яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка бюст ачу тантанасында катнашты.
Бюст Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемен йөртүче Казан кадетлар мәктәп-интернаты территориясендә урнаштырылган.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Филатова катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
77 ел элек күпмилләтле совет халкы Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның 9 май кичендә тарихтагы иң вәхшәтле, иң канкойгыч, кешелексез сугышның тәмамлануын, бик озак көтелгән тынычлык урнашуын белдереп, Ватаныбызның күгендә җиңү салюты яңгырады. Моңа кадәр миллионлаган кешенең бер булып шул дәрәҗәдә зур шатлык хисләре кичергәне, Туган җирнең бөеклеген һәм хөрлеген саклап калган кыю сугышчыларга ихлас күңелдән дан җырлаганы булдымы икән?!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Хөрмәтле кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Татарстан Республикасында азык-төлек базарында тотрыклы хәл күзәтелә. Дача сезоны башлануга бәйле рәвештә кайбер продуктларны ваклап сатуның бераз артуы теркәлә. Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү Оператив штабның эш төркеме даими контролендә тора.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренә «1941 – 1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү турында Указ имзалды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә керешергә кушты.
Бу хакта ул Татарстан Республикасында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген үк төп чаралар планын әзерләргә кирәк. «Инде бүген үк чаралар планын әзерләргә кирәк, - диде ул. - Без бу юнәлештә эш алып барабыз. Ветераннар саны елдан-ел кими, һәм безнең бурыч – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы каршылау».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук геройлар истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты. Ул искә төшергәнчә, Хәтер Китабы редакциясе Бөек Ватан сугышы тарихын популярлаштыруга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш кертә. «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан», «Социалистик хезмәт геройлары китабы», «Өч дәрәҗә Дан ордены кавалерлары» һ.б. кебек фундаменталь басмалар әзерләнде.
Оештыру комитеты утырышы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР дәүләт хакимияте органнары һәм РФ дәүләт хакимияте территориаль органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча план 49%ка диярлек үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 344 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.