Алексей Песошин һәм Ирек Фәйзуллин Казанда Киров район судының яңа бинасында булдылар

20.01.2026

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казанның Киров район судының яңа бинасында булдылар. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

Гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган дүрт катлы бина Праосудие урамында, Мәскәү район суды бинасыннан ерак түгел урында төзелгән.

Объектның инфраструктурасы заманча таләпләргә тулысынча туры килә. Бүлмәләрдә махсус корпус җайланмалары, документлар саклау системалары һәм башкалар бар.

15 судья составы эшләү өчен 13 суд утырышлары залы каралган: 6сы - җинаять эшләрен карау өчен, 7се - административ эшләрне карау өчен.

Элегрәк, 2000 елдан башлап, Киров район суды Шоссейная урамы, 3 адресы буенча бинада урнашкан иде.

Шәһәр судының яңа бинасын Чаллыда да төзегәннәр (икенче чират). Видеоэлемтә аша суд хезмәткәрләре коллективка һәм килүчеләргә уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.