Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Роман Курынин һәм РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры киңәшчесе Даниил Мартынов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар төбәк халкының һәм территориясенең комплекслы иминлеген тәэмин итү системасын камилләштерү, шулай ук янгын сүндерү-коткару көчләрен техник һәм технологик яктан заманча тәэмин итү өлешендә багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук республика Рәисенә Татарстанда төзеләчәк янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен укыту-күнекмә полигонының макетын күрсәттеләр. Комплекс территориясендә биш кластер төзеләчәк: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш.