Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының VIII составының беренче утырышында катнашты

22.01.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иҗтимагый палатасының яңа VIII составының беренче утырышында катнашты. Чара ТР Милли китапханәсендә узды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә Иҗтимагый палатаның яңа рәисен сайлау булды. Бертавыштан Александр Терентьев кандидатурасы хупланды. Бу урында ул оешманы 2020 елдан җитәкләгән Зилә Вәлиеваны алмаштырды.

2006-2012 елларда Александр Терентьев Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен җитәкли. Аннары ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе булып эшли. 2022-2023 елларда - Россия Федерациясе сенаторы - Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы вәкиле, ә 2023-2025 елларда - Федерация Советының Парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары. 2025 елда Александр Терентьевны Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең республика Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләделәр.

Александр Терентьев күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. "Иҗтимагый палата - республиканың гражданлык җәмгыятенең төп институты. Биредә аеруча актив һәм абруйлы кешеләр, иҗтимагый оешмалар, гомумән коммерциячел булмаган сектор лидерлары, иҗтимагый әһәмиятле максатларга ирешүдә инициатива һәм тырышлык һәрвакыт киртәләрне җимерә, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан хуплау таба", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа составы әгъзаларын котлады, алар республиканың абруйлы иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, сайланган рәис Александр Терентьев зур идарә итү һәм тормыш тәҗрибәсенә ия, республикада ихтирам казанган.

"Безнең бурыч - гражданнарыбызның тормыш сыйфаты аларның өметләренә һәм таләпләренә туры килү. Иҗтимагый палата белән тыгыз эшләү һәрвакыт безнең өстенлекләрнең берсе булды һәм булып кала да. Яңа составның барлык бурычларны да лаеклы үтәячәгенә шик юк", - дип ышаныч белдерде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Иҗтимагый палатасының элекке составы әгъзаларына һәм шәхсән Зилә Вәлиевага рәхмәт белдерде. Ул аның җитәкчелегендә палата яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе һәм махсус хәрби операция уздыруга бәйле катлаулы чорда әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешкәнен билгеләп үтте. «Нәтиҗәле уртак эшчәнлегегез өчен рәхмәт", - диде республика Рәисе.

Аннары ул Зилә Вәлиевага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

ТР Иҗтимагый палатасының төп бурычлары - республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, демократик институтларны үстерү мәсьәләләрен хәл итү өчен гражданнарның, коммерциячел булмаган оешмаларның, Татарстан дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының иҗтимагый әһәмияттәге мәнфәгатьләрен килештерүне тәэмин итү. Палатаның беренче утырышы 2006 елның гыйнварында узган булган. Иҗтимагый палатаның яңа VIII составына 60 кеше керде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.