Рөстәм Миңнеханов: Вәзгыять катлаулы булуга карамастан, Эчке эшләр министрлыгы системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшли

22.01.2026

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең 2025 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре, ТР буенча ЭЭМ коллегиясе әгъзалары, ТР буенча ЭЭМның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, территориаль эчке эшләр бүлеге башлыклары, ведомствоның Иҗтимагый советы рәисе катнашты.

2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов ведомствоның гражданнар иминлеген тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча куелган бурычларны үтәвен ассызыклады. «2025 елда 5 мең иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чаралары уздырганда җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык тәэмин ителде. Соңгы 5 елда республикада беренче мәртәбә җинаятьчелек дәрәҗәсе кимүгә ирешелде. Элек хөкем ителүчеләр тарафыннан, шулай ук көнкүрештә һәм исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны кимеде. Утлы корал кулланып кылынган җинаятьләр саны чиреккә диярлек кимегән. Үтерүләр, сәламәтлеккә авыр зыян китерүләр, көчләүләр, талау һөҗүмнәренең 100%ы диярлек ачыклана", - диде министр.

2025 елда Татарстан Республикасында 47 мең 373 җинаять теркәлгән, шул исәптән 15 мең 106 авыр һәм аеруча авыр составлы җинаять. Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан 17 мең 897 җинаять эше ачылган, шул исәптән җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр.

Ведомство башлыгы ИТТ-технологияләр өлкәсендә теркәлгән җинаятьләр санының кимүен билгеләп үтте, шул ук вакытта әлеге категориядәге барлык җинаятьләрнең яртысы диярлек (15 меңнән артык җинаять) урлауга туры килә, дип ачыклык кертте. Дамир Садретдинов әлеге проблеманың актуальлеген ассызыклады һәм аңа каршы көрәш буенча яңа чаралар эшләргә кирәклегенә игътибар итте.

Террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклауга һәм ачуга, оешкан җинаятьчелеккә каршы торуга, корал һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә аерым игътибар бирелде.

Республика халкына 2 млн 600 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Гражданнарның аларның сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсе 100%ка җиткән.

Алдагы чорга бурычлар куеп, ведомство башлыгы шәхси составка зур йөкләнеш булуга карамастан, оператив вәзгыятьнең катлаулануына юл куймауга игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде, республика киләчәктә дә, нәтиҗәле хезмәт өчен тиешле шартлар тудыру максатында, хокук тәртибе органнарына ярдәм күрсәтәчәк, дип ассызыклады.

Алга таба республика Рәисе чыгышының тезисларын китерәбез:

"Катлаулы вәзгыятькә карамастан, эчке эшләр министрлыгының бөтен системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшли. Әйтик, республика Рәисен сайлаулар уздыру чорында җәмәгать тәртибе, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, «РОСТКИ» III халыкара форумы һәм башка чаралар югары дәрәҗәдә тәэмин ителде.

Моннан тыш, иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыксызландыру максатларында Украина террорчылык оешмалары һәм башка экстремистик оешмалар эшчәнлеген ачыклау һәм туктату буенча зур комплекслы эш алып барыла.

Эчке эшләр министрлыгының шәхси составына намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм ышанычлылыгы өчен рәхмәт белдерәм. Министрлыкның узган елгы эш нәтиҗәләре министр нотыгында җентекләп әйтелде. Быел сез хәл итәргә тиешле төп бурычларга тукталам.

Хәзерге халыкара вәзгыять шартларында эчке эшләр органнарының эше аеруча әһәмияткә ия. Башка хокук саклау ведомстволарындагы коллегалар белән берлектә Россия һәм чит ил гражданнарын, шул исәптән балигъ булмаганнарны экстремистик бергәлекләр эшчәнлегенә җәлеп итү фактларын кисәтүгә һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә; экстремистик һәм террорчылык оешмаларын финанслау каналларын ябуны оештырырга кирәк; экстремизмны пропагандалау һәм тарафдарларны җәлеп итү өчен мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен куллану фактларына үз вакытында җавап бирүне тәэмин итәргә. Бу эшкә яшьләр һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләрен активрак җәлеп итәргә кирәк.

Узган ел җинаятьләрне ачу эшендә уңай динамика күзәтелде. Шул ук вакытта ачылмаган җинаятьләр массивы зур булып кала. Эзлекле, нәтиҗәлерәк эш кирәк, шул исәптән милеккә каршы җинаятьләр буенча - бу барлык ачылмаган җинаятьләрнең 70%тан артыгы. Җинаять эшләрен тикшерүнең оперативлыгы һәм сыйфаты өстенлекле булып кала. Узган елда 5 елга беренче тапкыр теркәлгән киберҗинаятьләрне киметүгә ирешелде. Шуңа да карамастан, безнең гражданнар һаман да җыйган акчаларын югалтуларга тап булалар.

Узган ел бу сумма 6 млрд сум тәшкил иткән, шулай ук мораль зыян белән. Дропперларны һәм җинаятьчеләргә элемтә өчен җайланмалар бирүче затларга җәза бирү өлешендә киберҗинаятьчеләргә каршы тору буенча законнар мөмкинлекләреннән максималь файдаланырга кирәк. Барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, массакүләм мәгълүмат чараларына гражданнар белән профилактикалауга һәм аңлату эшенә аерым игътибар бирергә кирәк.

Бюджет акчаларын яклау өлкәсендә 216 җинаять ачыкланган, шуларның 61е илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларын урлауга бәйле. Бу мөһим эшне дәвам итәргә кирәк. Уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеге шуңа бәйле. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары тарафыннан кылынган коррупциячел җинаятьләрне ачыклауга һәм булдырмауга аерым игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, дәүләт оборона заказының өзелүенә юл куймау максатыннан оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә урлауларга алга таба да каршы тору мөһим.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин илкүләм икътисадны «агарту» бурычын куйды, легаль булмаган мәшгульлекне киметүне, акча әйләнешен тәртипкә китерүне һәм салымнарны түләүдән качу һәм акчага әйләндерү буенча соры схемаларны ябуны йөкләде. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре салым һәм финанс органнарына бу бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тиеш. Монда икътисадый үсеш өчен шартлар тудырып, грамоталы эш итү мөһим.

Республикада наркоситуация контрольдә тотыла. Сездә аларны әйләнештән алу буенча яхшы эш нәтиҗәләре бар. Шул ук вакытта наркотиклар башка төбәкләрдән килүен дәвам итә. Балигъ булмаганнарны наркотиклар сатуның җинаятьчел схемаларына җәлеп итү аеруча борчу уята. Башка хокук саклау хезмәтләре, шулай ук барлык профилактика субъектлары белән берлектә балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнешенә кертүне кисәтү һәм аларга каршы тору эшен активлаштырырга кирәк.

Хакимият органнарының, мәгариф системасының, гражданлык җәмгыяте оешмаларының уртак тырышлыгы һәм, әлбәттә, Эчке эшләр министрлыгы органнарының профилактик эше нәтиҗәсендә яшүсмерләр арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе кими. Шуңа да карамастан, узган ел без кайбер муниципаль районнарда (Зәй, Буа, Арча, Тукай) яшьләр арасында төркемле җинаятьчелек үсеше белән очраштык. Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе хокук саклау органнары белән берлектә оператив чаралар күрде. Сезнең игътибарыгызны балигъ булмаганнарны тыелган контент һәм онлайн-мошенниклык таратуга бәйле җинаятьләр кылуга җәлеп итүнең яңа формалары барлыкка килүгә юнәлтәм. Монда нәтиҗәле системалы профилактик чаралар кирәк.

Миграцияне контрольдә тоту өлкәсенә тукталам. Чит ил кешеләре тарафыннан кылынган җинаятьләр аларның саны аз булу сәбәпле оператив вәзгыятькә йогынты ясамыйлар. Шул ук вакытта һәр хокукка каршы гамәл җәмгыятьтә зур тискәре җавап тудыра. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 - 2030 елларга Россия Федерациясенең Дәүләт миграция сәясәте концепциясе расланды. Бу эштә төп роль Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә, аңа башкарма хакимиятнең башка федераль органнарыннан Тышкы хезмәт миграциясе өлкәсендә вәкаләтләр тапшырылган. Эчке эшләр министрлыгының бу өлкәдә бурычларны хәл итү өчен мөмкинлекләре бар. Монда өстенлек - җәмгыять һәм гражданнарның иминлеге, безнең мәдәни тәңгәллекне саклау. Легаль булмаган миграция каналларын өзәргә, миграция контроленең заманча инструментларын активрак кулланырга кирәк.

Узган елның ноябрендә Хөкүмәт утырышында без республика юлларында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсен карадык. Татарстан икенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны буенча «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткеченә ирешә алмый. Россия Федерациясендә 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеген арттыру стратегиясе әлеге күрсәткечнең ел саен кимүен күздә тота. Республика Хөкүмәте карары белән юлларны карап тоту һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы барлык хезмәтләргә, оешмаларга конкрет бурычлар куелды. Бу эштә дәүләт автомобиль инспекциясенең координацияләү ролен башкаручы барлык кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар катнашырга тиеш.

Министрлыкны кадрлар белән комплектлау мәсьәләсе кискен тора. Халык белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүче бүлекчәләрдә һәм җинаятьләрне ачыклау һәм ачуга юнәлдерелгән хезмәтләрдә кадрлар кытлыгы җитди борчу тудыра. Әлегә хәлне җитди үзгәртә алмыйбыз. Проблеманы хәл итү өчен яңа алымнар эзләргә кирәк. Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының эчке эшләр органнарының кадрлар потенциалын ныгыту буенча тырышлыкларын активлаштырырга кирәк. Үзебезнең яктан, без киләчәктә дә хокук тәртибе органнарына нәтиҗәле хезмәт өчен шартлар тудыруда ярдәм итәчәкбез. Агымдагы елда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау илдә мөһим иҗтимагый-сәяси чарага әвереләчәк. Барлык хокук саклау органнары белән берлектә иҗтимагый-сәяси вәзгыятьнең тотрыксызлануына юл куймау буенча тулы чаралар күрү, шулай ук барлык планлаштырылган халыкара һәм Бөтенроссия чараларын югары дәрәҗәдә уздыру бик мөһим. Ышанам, полиция хезмәткәрләре моның өчен бөтен көчен куячаклар.

Хөрмәтле коллегалар! Гади булмаган һәм бик мөһим эшегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм".

Коллегия утырышы азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Дамир Сатретдинов алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.