Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында дүрт ишегалды территориясен төзекләндерү белән танышты. Аны шәһәр мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Капремонт «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган. Яңартылган ишегалды территорияләре Кирпичников, Попов, Пионерлар һәм Журналистлар урамнарындагы 15 күп фатирлы йортны үз эченә ала. Биредә 2 меңгә якын кеше яши.
Рөстәм Миңнеханов төрле яшьтәге кешеләр өчен төзекләндерелгән ял зоналарын, яңа балалар уен мәйданчыкларын, имин өслекле заманча футбол кырын карады, шулай ук җирле халык белән аралашты.
Бу территориягә кергән барлык йортлар 1960 нчы елларда төзелгән, Хрущевча төзелеш төре. Территория «Компрессор» тимер юл станциясе һәм «Новаторлар» янында урнашкан. Янәшәдә мәктәпләр, эре медицина үзәкләре урнашкан.
Проектта ишегалды территорияләрен комплекслы үстерү каралган, алар кварталның пространство кысаларында мөһим роль уйный. Программа кысаларында ишегалларында яңа җәяүле маршрутлар һәм 54 өстәмә машина кую урыны барлыкка килгән. Шулай ук кече архитектура формалары, 82 яктырту баганасы урнаштырылган, контейнер мәйданчыгы төзелгән, тузган асфальт өслеге яңартылган.